ЯҢАЛЫКЛАР


5
июль, 2019 ел
җомга

Бүген район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Тимур Нагуманов Н.Е. Токарликов исемендәге АҖдә булды. Әлеге хуҗалык райондагы иң зур һәм әйдәп баручы булып санала. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фәнис Шәрәфиев, Н.Е. Токарликов исемендәге АҖ генераль директоры Наил Усманов озатуында район башкарма комитеты ьитщкчесе вазыйфаларын башкаручы беренче чиратта Югары Акташ янындагы арпа кырын карап чыкты. 

6 июльдә 16.00 сәгатьтә Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм чаралары узачак.

Санкт-Петербург шәһәренең тикшеренүләр институты Әлмәттә сәнгать уикендлары сериясен дәвам итә. Киләсе яллар урам сәнгатенә багышланган булачак.

6 июнь көнне планлы рәвештә 7.30 дән 20.00 гә чаклы – Фәхретдин һәм Тимирязев турамнары чатында светофор сүндерелә.

Бүген Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Тимур Нагуманов, шәһәр һәм район хезмәтләре җитәкчеләре 3нче номерлы шәһәр поликлиникасында диспансеризацияне уздылар, шуның белән алар үзләренең үрнәгендә сәламәтлекләре турында уйлау һәм сәламәтлекне саклау өчен кирәкле чараларны күрү һәр кешенең максаты булуын күрсәттеләр.

Әлмәтлеләр «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык» Бөтенроссия бәйрәме алдыннан СТЕНАПРИЗНАНИЙ.РФ Россия интернет-платформасында бер-берсенә мәхәббәт белдерә алалар.

Самара өлкәсенең Камышлы авылында юбилей унынчы Бөтенроссия авыл Сабантуе узды. «Корэш» ярышлары гадәттәгечә бәйрәмнең иң күренекле мизгелләре булып торды. 

4 июльдә  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче  урынбасары  Николай Титов “Татарстанда  кыр  көне – 2019” күргәзмәсенең  эшлекле  программасы  кысаларында   авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре  белән   АПК продукциясен  экспортлау мәсьәләләре  темасына  түгәрәк  өстәл  үткәрде.     

4 июль көнне Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Тимур Нагуманов һәм «Татнефть» генераль директорының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев аппарат җитәкчесе элек «Татнефть» генераль директорының кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары-аппарат җитәкчесе, Әлмәт башлыгы булып эшләгән, алтынчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты булган Ришат Фазлытдин улы Әбүбакировны 60 яшьлек юбилее белән тәбрик иттеләр.


4
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  ел  саен массакүләм мәгълүмат чаралары, журналистлар  һәм  блогерлар  өчен «Минем җирем – Россия» иҗат  конкурсына  старт бирә. Ул  беренче  мәртәбә  2014  елда  уза,  шушы  вакыт эчендә шул  конкурс  аша   илебезнең  барлык  төбәкләреннән  Россия  авылын  популярлаштыруга  һәм  актуаль проблемаларга  игътибарны  җәлеп  итүгә  юнәлдерелгән  15  меңнән  артык  мәгълүмати  проект узды.   Алраның  йөзләгәне  акчалата  премияләргә  лаек  булды.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International