Тимур Нагуманов Әлмәт спортчысы - грек-рим көрәше буенча Европа беренчелегендә бронза призеры белән очрашты

2019 елның 3 июле, чәршәмбе

Очрашуга Ильяс Зиннуров тренерлары һәм остазлары белән килде. Яшь спортчы Европа беренчелегендә җиңү өчен каты көрәш ничек һәм нинди шартларда узганы турында сөйләде, тәэсирләре белән уртаклашты.

Ярышлар Польшаның Краков шәһәрендә 27-30 июнь көннәрендә узуын искәртик.  Әлмәт егете 57 кг авырлык категориясендә көрәште.

Европа беренчелеге финалында Ильяс Азәрбайҗан, Әрмәнстан һәм Нидерландтан килгән көндәшләрен җиңеп, 2019 елда Россия беренчелегендә җиңеп чыккан Абдулла Сәлимовка гына бирешә. 

Йомгаклау ярышларында Ильяс Грузия көрәшчесен җиңеп бронза медаль яулады.

Әлеге югары уңышларга ирешүдә аның тренерлары Тимур Зәйнуллин, Данил Корнилов һәм Эдуард Гаджиевның да өлеше зур.

Моннан тыш, ул май аенда Владимир шәһәрендә узган Россия беренчелегенең көмеш призеры булган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International