Әлмәт «Татарстан киләчәге көллиятен» тәмамлаучылар дипломнар һәм «Римера» КГ предприятиеларына эшкә урнашу өчен чакырулар алдылар

2019 елның 3 июле, чәршәмбе

72 «Татарстан киләчәге көллияте» белем алу проектын тәмамлаучылар урта һөнәри белем алу программасын тәмамлау турында дипломнар алдылар - аларның җидесенә кызыл диплом тапшырылды.

«Машина төзелеше технологиясе», «Техник эксплуатация һәм электрик һәм электромеханик җайланмаларны төзекләү» белгечлекләре һәм «Станокчы (металл эшкәртү)», «Электр җайланмаларны ремонтлау һәм төзекләү буенча электромонтер» һөнәрләре буенча белем алган уңышка ирешкән һәм перспективалы чыгарылыш укучылары «Римера» КГ предприятиеларына эшкә урнаштырылачак. Аларның арасында - «Мехатроника» компетенциясендә WorldSkills стандартлары буенча региональ чемпионатларда берничә тапкыр җиңүчеләр Павел Кириллов, Данил Максимов, Ансэль Фәрхетдинов һәм «Җитештерүдә команда эше» компетенциясендә җиңүчеләр Искәндәр Мухиббуллин, Руслан Нургалиев, Данис Шәвәлиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International