Татарстан Республикасының Әлмәт шәһәрендәге РПФ идарәсе (районара) барлык гражданнарга һәм бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләргә, җәмәгать урыннарына сирәгрәк барып, коронавирус инфекциясе йоктыру куркынычын киметү өчен, шәхси кабинет аша дәүләт хезмәтләре артыннан дистанцион рәвештә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итә.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында социаль әһәмиятле авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлек белән бәйле вәзгыятьне мониторинглау буенча оператив штаб утырышы узды.
Язгы каникуллар тәмамланганнан соң Әлмәт мәктәпләре укучылары дистанцион укуларга күчәчәкләр.
Бүген Әлмәт ветераннары Габделхак Хәйрулла улы Нуруллин һәм Бугров Роман Михайловичны ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Сергей Крайнов Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган юбилей медальләре белән бүләкләде.
Әлмәт муниципаль районы социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре, волонтерларны җәлеп итеп, медикаментларга һәм беренче чиратта кирәкле продуктларга мохтаҗ кешеләргә өстәмә ярдәм күрсәтәләр.
Республикада махсус санитар-эпидемиологик режимга бәйле рәвештә, барлык мәдәни-массакүләм һәм тамаша чаралары юкка чыгарылды яки соңрак күчерелде.
Бүген район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов сәламәтлек саклау объектларындагы төзелеш эшләренең барышын тикшерде.
Юлларда бозлавык, кар көртләре, кар боткасы. Үз-үзегезгә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлы булыгыз.
23 мартта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан муниципаль районнары белән 2020 елда язгы кыр эшләрен әзерләү һәм оештыру мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.
«Татнефть» коронавируслы пандемиясе белән бәйле рәвештә, республиканың нефть төбәге кече бизнес вәкилләрен – шәһәр ательесын, үзмәшгуль гражданнарны, социаль-тернәкләндерү предприятиеләрен, шулай ук волонтерларны бмаскалар тегүгә җәлеп итте.