Әлмәттә яңа сәламәтлек саклау объектлары төзелеше ахырына якынлаша

2020 елның 23 марты, дүшәмбе

Бүген район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов сәламәтлек саклау объектларындагы төзелеш эшләренең барышын тикшерде. 

Район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Денис Косарев, подрядчы оешма вәкилләре белән бергә Марат Нил улы перинаталь үзәкле балалар шәһәр хастаханәсенең хирургия корпусын һәм радиология корпусын карап чыкты, берничә тәкъдим һәм йөкләмәләр бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International