Пенсия фондының күпчелек хезмәтләрен шәхси кабинет аша алырга мөмкин

2020 елның 25 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасының Әлмәт шәһәрендәге РПФ идарәсе (районара) барлык гражданнарга һәм бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләргә, җәмәгать урыннарына сирәгрәк барып, коронавирус инфекциясе йоктыру куркынычын киметү өчен, шәхси кабинет аша дәүләт хезмәтләре артыннан дистанцион рәвештә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итә.

Россия Пенсия фондының теләсә нинди хезмәте өчен бүген Фонд сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында Шәхси кабинет аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Кабинет сервислары РПФ эшчәнлегенең һәм гражданнарга бирелә торган түләүләрнең күпчелек юнәлешләрен колачлый, шуңа күрә кабинетны пенсионерлар гына түгел, пенсия формалаштыручы яки башка социаль түләүләр алу хокукына ия кешеләр дә куллана ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International