Язгы каникуллар тәмамланганнан соң Әлмәт мәктәпләре укучылары дистанцион укуларга күчәчәкләр.
Режим 1 апрельдә эшли башлаячак. Дистанцион укытуга күчү турындагы карар коронавирус йогышын профилактикалау белән бәйле.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан республика муниципаль берәмлекләренең мәгариф бүлекләре һәм идарәләре башлыкларына дистанцион укытуны оештыру буенча тәкъдимнәр җибәрелде.