23 мартта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан муниципаль районнары белән 2020 елда язгы кыр эшләрен әзерләү һәм оештыру мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.
Эш чарасы ахырында Марат Җәббаров язгы кыр эшләрен тиешле җаваплылык белән башкарырга чакырды. "Барлык агротехнологик алымнарны үтәү – яхшы уңыш нигезе", – дип билгеләп үтте министр, азык-төлек иминлеген тәэмин итү хәзер аеруча зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте.