Бүген Әлмәт ветераннары Габделхак Хәйрулла улы Нуруллин һәм Бугров Роман Михайловичны ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Сергей Крайнов Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган юбилей медальләре белән бүләкләде.
Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Вәлиев, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Кадрия Гыйматдинова, район ветераннар советы рәисе Василий Самойлов, ТОС-12а һәм ТОС-8а башлыклары, туганнары һәм якыннары да өлкәннәргә сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.