Әлмәт муниципаль районы социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре, волонтерларны җәлеп итеп, медикаментларга һәм беренче чиратта кирәкле продуктларга мохтаҗ кешеләргә өстәмә ярдәм күрсәтәләр.
Чаралар кешеләр күпләп җыела торган урыннарга баруны минимальләштерү зарурлыгы, шулай ук COVID-19 вакытында риск төркеменә керүче өлкән буын һәм инвалидларның сәламәтлеге турында кайгыртып кабул ителә.