ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2020 ел
җомга

2020 елның 18 апреленнән сезонлы бакчачылык маршрутлары эшли башлый. 5С, 6С, 7С номерлы маршрутлар буенча йөрү бушлай булачак.

Кагыйдә буларак, бакчачылар ел саен апрель дәвамында үз участокларын дача сезонына әзерли. Коронавируска каршы көрәш буенча чикләү чаралары кертелүгә бәйле рәвештә, нефть шәһәрендә яшәүче бакчачыларның сораулары күп булды.

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының тугызынчы утырышы 23 апрельдә һәм ул видеоконференцэлемтә режимында узачак.


16
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Район башлыгы Тимур Нагуманов бүген шәһәр һәм район халкы белән чираттагы туры эфир үткәрде.

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты «Татарстан тормышыннан бер көн» дип исемләнгән фотоэшләр республика конкурсын игълан итте.

Яңа расписание нигезендә, 2020 елда ОГЭ һәм дәүләт чыгарылыш имтиханнарының төп чоры 8 июньнән 31 июльгә кадәр узачак.

Чираттагы туры эфир башында район башлыгы халыкка активлыклары өчен рәхмәт белдерде һәм кайнар линиягә сораулар бик күп булуын билгеләп үтте. 


15
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының Әлмәт шәһәрендә ПФР идарәсе (районара) Пенсия фондының күп кенә хезмәтләрен гражданның шәхси кабинетында электрон рәвештә алырга мөмкин, дип искәртә www.pfrf.ru 

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәрендәге идарәсе (районара) РФ Президентының 2020 елның 7 апрелендәге 249 номерлы Указы нигезендә, ана капиталы хокукына ия булган Россия гаиләләренә апрель-июнь айларында 5 мең сум күләмендә ай саен түләнә, ул өч яшькә кадәрге һәр балага биреләчәк, дип хәбәр итә.

"Татнефть" генераль директоры компаниянең пандемия һәм ОПЕК+ алыш-бирешләре шартларында ничек эшләве турында сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International