Район башлыгы Тимур Нагуманов бүген шәһәр һәм район халкы белән чираттагы туры эфир үткәрде.
Ул әлмәтлеләргә сораулар буенча фикер алышуда актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде, үз-үзеңне изоляцияләү режимының төп кагыйдәләренә, цифрлы үткәргечләр системасы эшенә игътибар юнәлтте, якындагы тәүлек эчендә булган яңалыклар турында мәгълүмат бирде. Район башлыгы коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча вәзгыять төгәл контрольдә, дип ышандырды.