Дәүләт Советы утырышы беренче тапкыр видеоконференцэлемтә форматында узачак

2020 елның 17 апреле, җомга

Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының тугызынчы утырышы 23 апрельдә һәм ул видеоконференцэлемтә режимында узачак.

"Безнең очрашу гадәти булмаган форматта уза, - дип билгеләп үтте ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Президиум утырышын ачып, - эпидемиологик хәлнең начараюы һәм республикада коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору чаралары белән бәйле рәвештә, югары әзерлек режимы кертелде, махсус чикләүләр куелды".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International