Чираттагы туры эфир башында район башлыгы халыкка активлыклары өчен рәхмәт белдерде һәм кайнар линиягә сораулар бик күп булуын билгеләп үтте.
Ул һәр мөрәҗәгатьнең шәһәр һәм район хезмәтләре контроленә алынуын һәм аларга мәҗбүри рәвештә җаваплар биреләчәген билгеләп үтте.
Тимур Нагуманов үзенең туры эфирына Әлмәт онкология диспансерының баш табибы Сергей Карамаликовны чакырды.