Район башлыгы туры эфирда дачникларның сорауларына җавап бирде һәм аларны күңелле хәбәр белән шатландырды

2020 елның 17 апреле, җомга

Кагыйдә буларак, бакчачылар ел саен апрель дәвамында үз участокларын дача сезонына әзерли. Коронавируска каршы көрәш буенча чикләү чаралары кертелүгә бәйле рәвештә, нефть шәһәрендә яшәүче бакчачыларның сораулары күп булды.

Район башкарма комитеты җитәкчесеН тыңлап, Тимур Нагуманов үз-үзеңне изоляцияләү режимына бәйле вәзгыятьнең катлаулылыгын, шулай ук халыкның үтенечләрен һәм фикерләрен игътибарга алуны сорады, сезонлы рейслар хәрәкәтен иртәгәдән үк  ачарга күрсәтмә бирде. Әлмәт дачниклары өчен туры эфирда менә дигән яңалык яңгырады - шулай итеп, 5С, 6С, 7С номерлы дача маршрутлары 18 апрельдән башлап хәрәкәт итә башлаячак һәм бушлай булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International