Гаиләләр өч яшькә кадәрге балалар өчен 5 мең сум акча алачаклар

2020 елның 15 апреле, чәршәмбе

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәрендәге идарәсе (районара) РФ Президентының 2020 елның 7 апрелендәге 249 номерлы Указы нигезендә, ана капиталы хокукына ия булган Россия гаиләләренә апрель-июнь айларында 5 мең сум күләмендә ай саен түләнә, ул өч яшькә кадәрге һәр балага биреләчәк, дип хәбәр итә.

Агымдагы елның 1 июленә кадәр ана капиталы алу хокукына ия булган барлык гаиләләргә, шул исәптән, сертификат буенча акчалар тулысынча тотылса да, түләү каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International