Яңа расписание нигезендә, 2020 елда ОГЭ һәм дәүләт чыгарылыш имтиханнарының төп чоры 8 июньнән 31 июльгә кадәр узачак.
Быел сайлау предметлары буенча төп дәүләт имтиханы үткәрелмәячәк.
ОГЭ һәм ГВЭ нәтиҗәләре канәгатьләнерлек булмаган очракта, өстәмә чорда сентябрьдә – 4 сентябрьдә – рус теле, 7 сентябрьдә математика буенча тапшырырга мөмкин булачак. Шулай ук өстәмә чорда имтихан үткәрү өчен резерв көннәр билгеләнде.