ЯҢАЛЫКЛАР


5
июнь, 2023 ел
дүшәмбе

«Игътибар-балалар!» кисәтү чарасы кысаларында Әлмәт шәһәренең № 21, 48, 31, 27, 2, 6нчы һәм Әлмәт районының Түбән Мактама шәһәр тибындагы поселогының 63 нче номерлы, Миңнебай балалар бакчаларында балалар юл-транспорт травматизмы темасына багышланган ата-аналар җыелышы узды. Максат: педагогларның һәм ата – аналарның юл хәрәкәтендә законга буйсынучы катнашучыларны тәрбияләүгә, куркынычсыз тормыш кагыйдәләрен формалаштыруга, балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалауга юнәлдерелгән хезмәттәшлеккә омтылышларын берләштерү.

2023 елның 20 июнендә дистанцион сәүдә каналлары буенча экспорт эшчәнлеген башларга планлаштыручы хуҗалык итүче субъектлар өчен вебинар узачак (компаниянең күләме һәм тармагы теләсә нинди): https://www.exportcenter.ru/events/ecommerceconsultations/536642/?utm_medium=email &utm_campaign=email_minpromtorg_webinar_online_trade_20_06_23.


2
июнь, 2023 ел
җомга

Әлмәттә «Игътибар-балалар!» кисәтү чарасы кысаларында «Бала-төп пассажир!» акциясе узды.

«Кук чэчэк» 24 нче МБДОУ базасында «Куркынычсызлык мәктәбе» педагогларның йомгаклау шәһәр методик берләшмәсе узды.

1 июньдә Әлмәтнең Яшьләр үзәге мәйданчыгында Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышында студентлар хезмәт отрядларының өченче хезмәт семестры ачылды. Чара 6 муниципаль районнан: Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә, Чирмешән, Баулы һәм Азнакай районнарыннан 300 гә якын студент отрядлары, яшүсмерләр хезмәт отрядлары вәкилләрен берләштерде.

Бүген Әлмәттә Халыкара балаларны яклау көненә багышланган күпсанлы чаралар узды. Күңел ачу программасы иртәнге сәгатьләрдә нефтеградның берничә мәйданчыгында башланды.


1
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Әлмәт үзәк район хастаханәсендә балаларны яклау көненә багышланган «Күңелле стартлар» бәйрәме узды. Яшь спортчыларга һәм аларның әти-әниләренә төрле конкурсларда һәм эстафеталарда катнашу, тапкырлык, җитезлек һәм чыдамлык күрсәтү мөмкинлеге бирелде. Бәйрәм асфальт рәсемнәр белән тәмамланды.

Оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләү җәмәгать контроле формаларының берсе булып тора һәм гражданнарга хезмәт күрсәтү сыйфаты турында мәгълүмат бирү, шулай ук аларның эшчәнлегенең сыйфатын арттыру максатларында үткәрелә.

Әлмәт РҮХ администрациясе һәм профсоюз комитеты 1 июньдә билгеләп үтелә торган Балаларны яклау көне алдыннан хастаханә хезмәткәрләренең балалары арасында Җиңү көнен һәм балаларны яклау көнен бәйрәм итүгә багышланган рәсемнәр конкурсы үткәрде. Шулай ук акция кысаларында Кузайкино участок хастаханәсендә табиб-педиатр Абдуразок Камолов үткәргән Кузайкино авылы балалары өчен әйләнә-тирә мохит куркынычсызлыгы буенча дәрес үткәрелде.

Триатлетларның һәвәскәрләр стартына Мәскәү вакыты белән 8 июньгә 23:59 сәгатькә кадәр теркәлергә мөмкин. Старт үзе 2023 елның 10 июнендә Әлмәттә биреләчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International