Оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәйсез бәяләү җәмәгать контроле формаларының берсе булып тора һәм гражданнарга хезмәт күрсәтү сыйфаты турында мәгълүмат бирү, шулай ук аларның эшчәнлегенең сыйфатын арттыру максатларында үткәрелә.
2022 елда Әлмәт муниципаль районының мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә муниципаль учреждениеләр тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатын бәяләүнең бәйсез системасы кысаларында зур эш башкарылды. Халык арасында сораштыру үткәрелде (хезмәт алучылар анкетасы), аның максаты-гомуми белем бирү, мәктәпкәчә, спорт һәм мәдәни-ял итү учреждениеләрендә күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын бәяләү һәм шуның белән бергә халыкның фикерен ачыклау.
Ел саен анкетада 20 000 кеше катнаша.
Хезмәтләр күрсәтүнең сыйфатын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре буенча www.bus.gov.ru сайтында бастырыла торган учреждениеләр рейтингы формалаштырыла. Шулай ук бу сайтта Әлмәт муниципаль районының мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге барлык муниципаль учреждениеләре турында мәгълүмат бар.
Мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә хезмәт алучылар сораштыру узарга мөмкин, үз фикерләрен https://almetyevsk.tatarstan.ru/anketi-o-kachestve-uslug-munitsipalnih.htm сылтама буенча белдерә ала.