Әлмәттә «Бала-төп пассажир!» акциясе узды

2023 елның 2 июне, җомга

Әлмәттә «Игътибар-балалар!» кисәтү чарасы кысаларында «Бала-төп пассажир!» акциясе узды.

Чараны үткәргәндә 10 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең ХЯИлары Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә машина йөртүчеләрнең балаларны автотранспорт салонында йөрткәндә куркынычсызлык каешларын һәм балалар тоткарлау җайланмаларын куллану мәсьәләләренә аерым игътибар бирделәр. Акциядә катнашучылар пассажир балаларның иминлеге өлкәннәрнең игътибарлылыгына һәм аларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүләренә бәйле булуын искәртеп, машина йөртүчеләргә истәлекләр тапшырдылар.

Башлангыч сыйныф укучылары өчен мәктәпнең актлар залында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү кирәклеген искәрттеләр, юл йөрү өлешендә килеп чыгарга мөмкин булган куркыныч хәлләр турында сөйләделәр, моңа юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу һәм юлда игътибарсызлык китерә. Материалларны ныгыту өчен «САКЛА» порталыннан юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча фильмнар күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International