ЯҢАЛЫКЛАР


15
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе
14 гыйнварда Татарстан Республикасының Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгында 2014 елда ятим һәм караучысыз калган балаларга, ятим һәм караучысыз балалар арасыннан булган кешеләргә бирү өчен ТР милке итеп торак биналар алу мәсьәләсе буенча киңәшмә булды.
Роспотребсоюз мәгълүматларына караганда, Мисырда, Индонезиядә, Вьетнамда, Камбоджада һәм Кытайда А(H5N1) гриппы (кош гриппы) вирусыннан авыручылар саны нык арткан.
Җәмагать контроле, актуаль проблемаларны белеп тору, халыкның фикерен өйрәнү һәм кайтма элемтә булдыру максатында РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы РФның мохитны саклау буенча “Безнең табигать” дип исемләнгән җәмәгать контроле мәгълүмати системасын булдырды.
Бүгенге көндә табиб белгечлеге буенча 672 ставка буш тора.
15 гыйнварда Әлмәтә температураның кинәт кенә төшүе күзәтеләчәк.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салиховка 2013-2014 уку елы сезонында гомуми белем оешмалары арасында Мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының зона этабын югары дәрәҗәдә әзерләү һәм үткәрү өчен рәхмәт белдерде.
Татарстанда 1 вуз һәм вузларның 13 филиалы нәтиҗәсез һәм үзгәртүне таләп итә дип табылган. Тагын бер вуз оптимальләштерергә кирәклеләр исемлегенә эләккән.
8-10 гыйнвар көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә йөзү буенча шәһәрнең ачык чемпионаты булды.
РТ Дәүләт комитеты коммуналь хезмәт күрсәтү тарифларының 4%ка артачагын хәбәр итә. РФ хөкүмәте карары нигезендә 2014 елда тарифлар бер тапкыр, 1 июльдән артачак.
Хөрмәтле пассажирлар! Балагызның иминлеген куркыныч астына куймагыз, ФЕСТ адаптеры авария булган очракта баланы һәлакәттән сакламый

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International