Роспотребнадзор көнчыгыштагы берничә илдә А(H5N1) гриппы вирусыннан авыручылар саны артуын хәбәр итә

2014 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе
Роспотребсоюз мәгълүматларына караганда, Мисырда, Индонезиядә, Вьетнамда, Камбоджада һәм Кытайда А(H5N1) гриппы (кош гриппы) вирусыннан авыручылар саны нык арткан.

Шул уңайдан Ростуризм туроператорлардан һәм турагентлыклардан шул илләргә барырга җыенучы туристларны тиешле саклану чаралары күрү, шәхси гигиена кагыйдәләрен саклау зарурлыгы турында кисәтүләрен үтенә.

Йорт хуҗалыкларында, базарларда һәм кошлар җыела торган ачык сулыкларда кошларга якын килмәскә тәкъдим ителә. Эчәр өчен шешәле яки кайнаган су гына кулланырга кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International