Әлмәтнең йөзүче кызы Яр Чаллыда берничә призлы урын яулады

2014 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе
8-10 гыйнвар көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә йөзү буенча шәһәрнең ачык чемпионаты булды. Әлмәт шәһәреннән анда балалар-яшьләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Диләра Шәйхатарова катнашты (тренеры Сергей Алифашкин). Ул аркада йөзү буенча 100 һәм 200 метрлы дистанцияләрдә икенче булды, ә 50 метрга йөзүдә беренчелекне яулады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International