РТ Мәгариф һәм фән министрлыгы Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салиховка рәхмәт белдерә

2014 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салиховка 2013-2014 уку елы сезонында гомуми белем оешмалары арасында Мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының зона этабын югары дәрәҗәдә әзерләү һәм үткәрү өчен рәхмәт белдерде.

Район хакимиятенең, Мәгариф идарәсенең, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетының Физик культура һәм спорт идарәләренең балалар һәм үсмерләр арасында физкультура-савыктыру һәм спорт-масса эшләрен оештыру, яшь спортчыларгы ярдәм итү буенча эшчәнлеге, уңышлар һәм казанышлар белән тирән кызыксынуы югары профессионализм, үз эшеңә чын бирелгәнлек үрнәге булып тора. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, профессиональ эшчәнлегегездә яжа иҗади уңышлар телибез һәм киләчәктә дә хезмәттәшлек итүгә ышанабыз”, – дип яза РТ премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов.

Ирек Бәдретдинов тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International