Республикада ятим балалар өчен 295 квартир алу планлаштырылды
2014 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе
14 гыйнварда Татарстан Республикасының Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгында 2014 елда ятим һәм караучысыз калган балаларга, ятим һәм караучысыз балалар арасыннан булган кешеләргә бирү өчен ТР милке итеп торак биналар алу мәсьәләсе буенча киңәшмә булды.
Киңәшмәдә биналарга ихтыяҗ аларны торак пунктларга карап бүлүне исәпкә алып каралды. 2014 елга ятим балалар һәм алар арасыннан булган кешеләр өчен 295 квартир алу планлаштырылды.