Коммуналь хезмәт күрсәтүләрнең тарифлары артачак

2014 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе
РТ Дәүләт комитеты коммуналь хезмәт күрсәтү тарифларының 4%ка артачагын хәбәр итә. РФ хөкүмәте карары нигезендә 2014 елда тарифлар бер тапкыр, 1 июльдән артачак.

РТ Дәүләт комитеты җылылыкка, салкын суга, канализация һәм электр энергиясе өчен тарифлар билгеләде. Гражданнарның коммуналь хезмәтләр өчен түләве 1 июлдән 3,9%ка артачак, былтыр бу күрсәткеч 4,8% булган иде.
1 куб метр суның бәясе 20,7 сум булачак (үсеш 2,1%), канализациянең 1 кубометры15,25 сумга төшәчәк (3,4%).

Җылылык энергиясе өчен түләү республика буенча 1 гигакалориягә 1547 сум чамасы тәшкил итәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International