ЯҢАЛЫКЛАР


16
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Иртәгә, 17 гыйнварда Кичүчат авылы мәктәбенең актлар залында Риза Фәхреддиннең тууына 155 ел тулуга багышлап, “Р.Фәхреддин – “Шура” журналы мөхәррире” дигән чара үткәреләчәк.
Балалар һәм үсмерләр иҗаты үзәге базасында юл олимпиадасы булып узды.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты Икътисад, сәнәгать һәм сәүдә идарәсенең икътисад һәм сәнәгать бүлеге җитәкчесе булып эшкә керү өчен конкурс үткәрелүен игълан итә.
Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов кичә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында “2013 елда Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау органнары учреждениеләренең эшчәнлеге йомгаклары һәм 2014 елга бурычлар” дигән темага доклад ясады.
Татарстанга Россиянең башка төбәкләреннән күчеп килүче табибларга 500 әр мең сум акча биреләчәк.
5-8 февральдә, 7 елга беренче тапкыр Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Әлмәт шәһәренә гастрольләргә җыена (соңгы гастрольләр 2007 елда булган иде).
Коррекцион мәктәп-интернатта стационар стоматология кабинеты ачылды.

15
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе
Әлмәт Хатын-кызлар берлеге “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты. Хатын-кыз карашы” республика конкурсының зона этабына сайлап алу туры оештыра.
ТР МЧСының Әлмәт районы буенча идарәсе мәгълүматларына караганда, аномаль һава торышы аркасында шәһәр күлендә боз калынлыгы нормага туры килми.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы республика законнар һәм нормалар иҗат итү базасын булдыруда һәм камилләштерүдә зур һәм әһәмиятле эш башкара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International