ЯҢАЛЫКЛАР


3
февраль, 2014 ел
дүшәмбе
Казанда Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе коллегиясенең 2013 ел эшчәнлеге нәтиҗәсе һәм 2014 елга бурычлар мәсьәләләренә багышланган киңәйтелгән утырышы узды. Анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Марат Галиев катнашты.


2
февраль, 2014 ел
якшәмбе
2013 елда Татарстанда 252 котыру очрагы теркәлгән. Бер кеше бу авырудан үлгән (Һиндстаннан йоктырып кайткан булган). Бер ел элегрәк шундый 296 очрак теркәлгән иде.
Татарстанда быел 300дән артык универсаль спорт мәйданчыклары барлыкка киләчәк
Җирле үзидарә органнарының законсыз гамәлләре нәтиҗәсендә, физик затлар кулына төшкән җир участокларын муниципаль милеккә кайтару – ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының төп бурычы. 16 муниципаль районда кузгатылган җинаять эшләре нигезендә, 240 тан артык җир биләмәсен кире кайтару буенча чаралар күрелә. Бу хакта бүген министрлыкның киңәйтелгән коллегия утырышында министр Азат Хамаев хәбәр итте.
Көчле суыктан Татарстанда 427 кеше зыян күргән, шул исәптән – 8 бала. Бу сәбәпләр буенча 119 республикалы, шул исәптән бер бала хастаханәгә озатылган.

1
февраль, 2014 ел
шимбә
Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинетындагы традицион киңәшмә барышында, җаваплы министрлык һәм ведомстволарга, авария хәлендәге торактан күчерү программасында катнашучыларга актив аңлату эшләре алып барырга кушты.
ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министрлыгы коллегиясе утырышында катнашты.
Әлмәт муниципаль районы башлыгының урынбасары, ӘМР советы рәисенең урынбасары Наҗия Хәйдәрова ТР Дәүләт Советы президиумының күчмә утырышында катнашты.
2013 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасында гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенең торышы
2014 елның 1 февраленнән Татарстанда 1075 мең пенсионерның пенсиясе, узган елда куллану бәяләренең артуына карап, 6,5%ка артачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International