Дәүләт Советы президиумының күчмә утырышында Лениногорскида ТКХ өлкәсендә тупланган практик тәҗрибә каралды

2014 елның 1 феврале, шимбә
Әлмәт муниципаль районы башлыгының урынбасары, ӘМР советы рәисенең урынбасары Наҗия Хәйдәрова ТР Дәүләт Советы президиумының күчмә утырышында катнашты. Анда Лениногорски муниципаль районының халыкка торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү өлкәсендәге эш практикасы каралды. Утырышта ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР дәүләт торак инспекциясе башлыгы Сергей Крайнов, шулай ук ТР муниципаль районнары башлыклары катнашты.

ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Лениногорски районы җитәкчеләренә ТКХ өлкәсендә хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын яхшырту өлкәсендәге эшләре өчен рәхмәт белдерде. “Торак-коммуналь хуҗалык реформасына билгеләнгән средстволарны үзләштерү эшендә безгә анык тактика кысаларында эш итәргә кирәк”, - диде республика парламенты башлыгы. Ул әлеге утырыш ТКХ өлкәсендә булган күп проблемаларны хәл кылу өчен җитди этәргеч булыр дигән ышаныч белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International