2013 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасында гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенең торышы

2014 елның 1 феврале, шимбә
2013 елда республикада туучылар санын теркәү соңгы елларда күрелмәгән дәрәҗәгә җиткән – 57214 бала туган. Бу 2012 ел белән чагыштырганда 2,2%ка артыграк.

Районнар арасында иң зур күрсәткеч Әлмәт районына туры килә: 100 кешегә исәпләгәндә 15,8 бала. Бу күрсәткеч 7-8 дән артмаган районнар да бар.

2013 елда дөньяга килгәнәрнең 46%ы гаиләдә беренче бала, 40%ы – икенче, 11%ы – өченче, 3%ы дүртенче яки яки аннан да ишлерәк баланың берсе булып туган.

2013 елда 33580 никах теркәлгән. Бу яклап Әлмәт районы икенче урында – 1000 кешегә 9,1 яңа гаилә теркәлгән. Беренче урында Алабуга районы – 11,7 гаилә. Лаеш, Кайбыч, Югары Ослан, Яңа Чишмә районнарында бу сан 3,8-4,7 генә.

Әлмәт районында гаиләләр чагыштырмача күп таркала да. Түбән Кама, Ютазы, Лениногорски районнарыннан кала Әлмәт дүртенче урынны били: ел дәвамында 4,6 аерылышу теркәлгән.

Кызганыч ки, районнарның күпчелегендә үлүчеләр саны туучылар саныннан артыграк. Әлмәт, Балтач, Алабуга, Кукмара, Менделеевски, Түбән Кама, Тукай районнарында һәм Казан, Чаллы шәһәр округларында гына хәл башкача – табигый үсеш күзәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International