ЯҢАЛЫКЛАР


30
июнь, 2014 ел
дүшәмбе
Бүген Әлмәт шәһәр судында яңа рәис Тәлгат Гаделшинны тәкъдим итү булды. Судның элекке җитәкчесе Мөхәмәди Газетдинов законда каралган срогы бетү сәбәпле отставкага чыкты. Ул Әлмәт шәһәр судының рәисе итеп 2000 елның март аенда билгеләнгән иде.
Бүген Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов Бөек Ватан сугышы инвалиды Филиппов Иван Давыдовичны 90 яше тулу белән котлады. Иван Давыдович 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
Бер кешегә яшәү минимумы составындагы азык-төлек продуктларына бәянең 5,4 процентка артуына бәйле рәвештә, 2013 нче елның IV кварталы белән чагыштырганда, 2014 нче елның I кварталына яшәү минимумы күләме 5,1 процентка артты. Тиешле карарны Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалады.
Атна башында бер хатын-кыз, полициягә мөрәҗәгать итеп, телефонын урлауларын белдерде. Аның әйтүенә караганда, ул телефонын үзе эшли торган кибеттә берничә сәгатькә караусыз калдырган.
Республика театрлары Чаллыга үзләренең сигезенче Сабан туена җыелды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ финанслар министры урынбасары Сергей Шаталов белән очрашты.
26 июнь - Наркотиклар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш халыкара көне. Шушы датага багышлап, яшүсмерләр клубларына йөрүчеләр өчен Комсомол паркында “Без – каршы!” дигән күп этаплы чара үткәрелде.
Моннан 27 ел элек Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы һәм БМО Генераль Ассамблеясе 26 июньне Наркомания һәм наркобизнеска каршы халыкара көрәш көне дип игълан иткәннәр иде. Шул рәвешле дөнья наркоманиянең һәләкатле нәтиҗәләргә – демографик катастрофадан алып экономиканың криминальләшүенә кадәр китерә торган афәт икәнен таныды. Бу мөһим тема Татарстанның нефтьчеләр башкаласында да төрле яклап кузгатылды.
“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап
“Нефтяник” командасы тулыланды: сакчы Максим Сергеев белән контракт имзаланды. Моннан ике ел элек бу хоккейчы Әлмәт командасында уйнаган иде инде, аннары “Ариадна” һәм “Титан” командаларында чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International