ЯҢАЛЫКЛАР


8
август, 2014 ел
җомга
Физкультурачы көненә багышланган тантаналы кичә бүген Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында була.
Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны Хәтмулла Мөхәммәтҗановка 88 яшь тулды. Аны котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Резеда Заһретдинова килде. Район башлыгы исеменнән ул Хәтмулла агага чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды. Ветеранны ул эшләгән “РемСервис” ҖЧҖ профсоюз оешмасыннан да котларга килгәннәр иде.
Урып-җыю эшләре кызганнан кыза. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, Әлмәт игенчеләре барлык мәйданның 3/1 өлешенә якынында игеннәрне җыеп алганнар
Үткән тәүлектә Әлмәт полицейскийлары 2 җинаять ачтылар. Шуларның берсе – законсыз әйләнештән наркотик матдәләр алу фактына бәйле
9 августта 15.00 сәгатьтә шәһәр стадионында “Римера” компанияләр төркеменең III спартакиадасын ябу тантанасы була
Россиялеләр хәзер кафеда, метрода һәм башка җәмәгать урыннарында интернетка исемнәрен күрсәтмичә керә алмаячак. Элемтә операторы аларны һәм кулланган җиһазларын ачыкларга тиеш була. Премьер-министр Дмитрий Медведев кул куйган хөкүмәт карарында шундый таләп куела

7
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Әлмәт районы башлыгы Мәҗит Салихов “Торговый двор” ярминкәсендә булды. Ул мебель павильонының эше, сәүдә рәтләренең ассортименты белән танышты.
“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

11 августта, дүшәмбе көнне райбашкарманың зур залында гражданнарны Үзәк хәрби округка контракт белән хәрби хезмәткә җибәрү шартлары турында фикер алышу булачак
“Анда һәркем герой булды” циклыннан материалларны дәвам итү максатында туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераны Мәрьям Хәйретдин кызы Хәйретдинова янына бардылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International