ЯҢАЛЫКЛАР


7
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Районда игеннәрне урып-җыю дәвам итә. Игенчеләр өчен хәзер һәр минут кадерле. Эш көне бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр дәвам итә. Шундый тыгыз көннәрдә игенчеләрнең бераз күңелен ачу өчен район Мәдәният йортының иҗат коллективы һәм авыл үзешчәннәре алар алдында концертлар куялар
Урак өстенең иң кызган чагы. Авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматларына караганда, Әлмәт районы игенчеләре игеннәрне мәйданнарның 31,5 %ыннан җыеп алдылар
“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап
ТР эчке эшләр министрлыгында 2014 елның 6 аенда республикада кесә телефоннары ярдәмендә җинаять кылган 309 мошенник булуы турында сөйләделәр
Бүген Россия федерациясенең федераль сакчылык хезмәте каршындагы махсус элемтә һәм мәгълүмат хезмәтендә эшләүчеләр котлаулар кабул итә

6
август, 2014 ел
чәршәмбе
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә йөрүче балалар өчен түләнгән акчаларның бер өлешен дәүләт субсидия рәвешендә кире кайтара.
Олег Шәрипов Татарстанга Латвия башкаласы Ригадан 1-5 августта Казанда татар яшьләре форумында катнашу өчен килгән иде. Аның форумга бишенче тапкыр килүе, ә Әлмәткә Олег Шәрипов беренче тапкыр килде. Латвия кунагының безгә килүе гаҗәп түгел, ул үзе тамырлары белән Татарстаннан
Бүген Әлмәттә күп катлы йортларда янгын сүндерү техникасын файдаланучы расчетлар “РФ МЧСның ТР идарәсенең иң яхшы командасы” исемен алу өчен ярыштылар. Командаларның бурычы шартлы янгынны сүндерүдән һәм зыян күрүчеләрне коткарудан гыйбарәт иде
9 июльдән 22 августка кадәр Әлмәт районында яшьләрнең иҗат эшләренең “Авыл салават күпере” дигән фестивале үтә. Аны Балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе оештыра
11-19 август көннәрендә Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының вәкаләтле вазифаи затлары Әлмәт мәшгульлек үзәгенең мәшгульлек өлкәсендә дәүләт гарантияләрен тәэмин итү, инвалидларны эшсезләр итеп теркәү буенча эшчәнлеген планлы нигездә тикшерәчәк

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International