Җәмәгать урыннарында интернетка паспортка карап кына кертәчәкләр

2014 елның 8 августы, җомга
Россиялеләр хәзер кафеда, метрода һәм башка җәмәгать урыннарында интернетка исемнәрен күрсәтмичә керә алмаячак. Элемтә операторы аларны һәм кулланган җиһазларын ачыкларга тиеш була. Премьер-министр Дмитрий Медведев кул куйган хөкүмәт карарында шундый таләп куела. Башка норматив актларда каралганча, оператор ул мәгълүматларны ярты ел дәвамында сакларга һәм законда күздә тотылган очракларда хокук саклау органнарына күрсәтергә тиеш.

“Персональ мәгълүматлар турында” законда каралганча, һәр кафе яки парк Роскомнадзордан персональ мәгълүматлар операторы лицензиясе алырга тиеш. Законда билгеләнгән эшләү тәртибен бозган өчен, Административ хоку бозулар кодексында каралганча, юридик затларга 10 мең сумга кадәр штраф яный.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International