“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 7 августы, пәнҗешәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау:
Хормэтле Мэжит Хазипович.Мин, Хажиев Фэнус Ш. Солэй авылында яшим.Минем 6 сыерым бар,3 танам, бозаулар. Быел малларга субсидия булачакмы? Азык _ печэннэр бик кыйбат бит,ярдэм булмас микэн? Былтырдан бирле сыер сава торган аппарат та сорыйм, hаман юк, кемнэргэ генэ тиеш сон ул?

Җавап: Сез быел саву аппараты алучылар исемлегенә кертелдегез, алар 10 августтан 30 августка кадәр биреләчәк.

Әлмәт районында шулай ук “Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны һәм гаилә фермаларын үстерү” программасы эшли. Ул 2014 елның гыйнвар аеннан башлап сатып алынган терлекләр өчен бер сыерга 15 мең сум исәбеннән субсидия бирүне күздә тота.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International