Авыл кызы – сугыш ветераны

2014 елның 7 августы, пәнҗешәмбе
“Анда һәркем герой булды” циклыннан материалларны дәвам итү максатында туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераны Мәрьям Хәйретдин кызы Хәйретдинова янына бардылар.

Башта кунакларны саграк каршылаган Мәрьм апа аннары ачылып китте, үзе белгән сугыш турында байтак нәрсәләр сөйләде.

Ул сугышка 18 яшеннән, аягы өзелгән дус кызы өчен үч алырга дип китә. Машиналарга утырып фронтка барганда ук аларны немецлар бомбага тота. Дивизияләре камалышка эләгә. Бер дус кызы белән алар урманнарда даашып йөриләр, бер игелекле кеше ярдәме белән генә кабат үзебезнекеләр ягына чыгалар.

Сугыш юллары Мәрьямне Сталинград тирәсенә китереп чыгара. Ул шәфкать туташы хезмәтен үзләштерә, хирург белән яраланган сугышчыларга операцияләр ясауда ктнаша. Алны-ялны белми эшлиләр, Мәрьям хәтта баскан килеш яки атлаган шәпкә дә йокларга өйрәнә.

Ут астында ярты Европаны үтә – Румыния, Венгрия сукмакларыннан атлый. Ә Җиңү хәбәрен госпитальдә ишетә – контузия алган була.

Мәрьям Хәйретдинова сугышта алган һөнәренә – кешеләрне дәвалауга тыныч тормышта да тугры кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International