Узган тәүлектә булган хәлләр

2014 елның 8 августы, җомга
Үткән тәүлектә Әлмәт полицейскийлары 2 җинаять ачтылар. Шуларның берсе – законсыз әйләнештән наркотик матдәләр алу фактына бәйле.

Гафиятуллин урамында элек берничә тапкыр хөкем ителгән 32яшьлек ир кешене тоткарлыйлар, аңарда сыеклык тутырылган 1,5 литрлы шешә табыла. Тикшерү ул сыеклыкның мәк саламы экстракты икәнен күрсәтә.

Бер хатын велосипед урлаулары турында хәбәр итә. 10 яшьлек улы велосипедын подъезд янында калдырып кергән икән. Күргән зыян 6450 сум тәшкил итә.

75 яшьлек хатын-кыз, Алабугадан килгән бер кешенең (мошенниклык өчен берничә тапкыр хөкем ителгән), үзен риэлтор дип алдап, ышанычка керүен, 650 000 сум акчаны кулга төшереп, юкка чыгуын хәбәр итә.

Үткән тәүлектә ЮХИДИ хезмәткәрләре эчкән хәлдә транспорт йөрткән өчен 5 кешене тоткарладылар, 208 юлда йөрү кагыйдәләрен бозу факты ачыкланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International