Бүген Әлмәттә Физкультурачы көне билгеләп үтелә

2014 елның 8 августы, җомга
Физкультурачы көненә багышланган тантаналы кичә бүген Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында була.

Аңа кадәр спорт атнасы булды, ул 2 августта башланган иде. спортчылар стритбол, мини-футбол, шайбалы хоккей, атлы спорт, теннис, өстәл теннисы һәм башка төрләрдә көч сынаштылар.

Әлмәт республиканың көньяк-көнчыгышының спорт башкаласы булып танылды, халык белән массакүләм спорт эшен оештыруда Татарстанда лидерлардан исәпләнә. Бүген районда һәм шәһәрдә 64 меңнән артык кеше актив яшәү рәвеше алып бара, 584 спорт объектында физик культура белән шөгыльләнә.

2013-2014 елларда 6 спортчы спорт мастеры нормативын үтәде. Районда 59 спорт мастеры, “Спорт мастерлыгына кандидат” нормасын үтәүчеләр 179 кеше.

Бәйрәм чарасында спорт хәрәкәтенең иң яхшы вәкилләре һәм физик культура хезмәткәрләре билгеләп үтеләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International