Мәҗит Салихов 10нчы һәм 20нче территориаль җәмәгать советларының хисап җыелышында катнашты

2014 елның 3 сентябре, чәршәмбе
Әлмәттә территориаль җәмәгать советларының хисап җыелышлары дәвам итә. Кичә кич район башлыгы Мәҗит Салихов 10нчы һәм 20нче территориаль җәмәгать советларының хисап җыелышында катнашты. Җыелыш 4нче мәктәпнең актлар залында үтте. Эшләнгән эшләр турында бу ТОСларга беркетелгән баш предприятиеләр –“СМП-Нефтегаз” ААҖ һәм Автомобиль юллары идарәсе вәкилләре чыгыш ясады. Территорияләрдә хәлләрнең торышы турында участок уполномоченные сөйләп бирде.

Җыелыш барышында район башлыгы, 2нче Интернациональ округы буенча шәһәр советы депутаты Мәҗит Салихов районның сциаль-экономик үсеше турында сөйләде, сайлаучылар алдында депутатлык линиясе буенча эшләнгән эшләр турында хисап тотты.

Район башлыгы территорияләрне төзекләндерү, юлларны яхшырту һ.б. эшләргә зур өлеш керткән предприятиеләргә, исемнәрен атап, рәхмәт белдерде, микрорайон тормышында активлык күрсәткәннәре өчен анда яшәүчеләргә дә рәхмәт сүзләре әйтте.

Җыелышта шулай ук Татарстан Республикасының дүртенче чакырылыш Дәүләт Советы депутаты, бишенче чакырылыш Дәүләт Советына депутатлыкка 27нче бер мандатлы Девон сайлау округыннан кандидат, Әлмәт бораулау предприятиесенең бораулау мастеры Николай Кольгин чыгыш ясады.

Җыелышта катнашучылар җәмәгать транспорты хәрәкәтен оештыру, күп квартирлы йортларга капиталь ремонт ясау, этләр өйрәтү өчен махсус мәйданчык булдыру һ.б. мәсьәләләр хакында сораулар бирделәр. Район башлыгы, кешеләрнең теләкләрен искә алып, барлык мәсьәләләрнең дә җаваплы хезмәтләрнең белгечләре тарафыннан каралачагына ышандырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International