Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәт районында полиция участковыйлары өчен йотлар ачты

2014 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе
Әлмәт районы авылларында ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башка рәсми затлар катнашында тантаналы шартларда берничә социаль әһәмиятле объект ачылды.
Хөрмәтле кунаклар Кәләй авылында полициянең участок уполномоченные өчен административ-торак комплексын ачу тантанасында катнаштылар, Мәмәт авылында да шундый объекетта булдылар. Объектларның икесе дә быел республика программасы нигезендә төзелде.
Яңа йортка өстәп уполномоченныйлар тагын бер кыйммәтле бүләк – “Нива” автомобиле алдылар. Петр Лучанкин һәм Илвир Мәүлиев якын арада гаиләләре белән яңа йортларга күченәчәк.
Район башлыгы Мәҗит Салихов участок уполномоченныйлары өчен йортлар төзүне күздә тоткан программаны гамәлгә ашыру ТР президенты һәм “Бердәм Россия” партиясенең булышлыгы белән мөмкин булуын ассызыклады, төзелештә катнашучыларның һәммәсенә рәхмәт әйтте, аеруча яхшы эшләүчеләргә мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырды.
Фәрит Мөхәммәтшин Әлмәт районының республикада гамәлгә ашырыла торган утыз программаның һәммәсендә дә диярлек катнашуын телгә алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International