Бүген террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне

2014 елның 3 сентябре, чәршәмбе
Бүген Россиядә Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелә. Бу – 2005 елның 6 июлендә кабул ителгән “Россиянең сугышчан дан көннәре” турында Федераль законда билгеләнгән иң яңа истәлекле дата.

Әлеге дата Беслан шәһәрендә 2004 елның 1-3 сентябрендә булган фаҗига белән бәйле. Ул чакта террорчылар шәһәрнең бер мәктәбен басып алганнар иде. 1нче мәктәптә теракт вакытында 300дән артык кеше, шул исәптән 150дән артык бала һәлак булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International