“Алнас” батырылма нефть җиһазларын җитештерү куәтләрен яңарта

2014 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе
“Римера” төркеменең Әлмәттәге “Алнас” заводына җитештерү куәтләрен модернизацияләү программасы кысаларында 14 миллион сумлык җиһазлар кайтарылды.
Заводның механика цехына кайтарылган ике металл кыру комплексы детальләр ясау циклын ике тапкыр кыскартырга һәм хезмәт җитештерүчәнлеген 10%ка арттырырга тиеш. Алар детальләр эшкәртүдә югары төгәллек тәэмин итәчәк. Хәзер яңа станокларны монтажлау бара, шушы айда инде алар файдалануга биреләчәк.
Тулаем алганда, Әлмәт заводын модернизацияләүгә 2,5 миллиард сумнан артык акча бүленә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International