Чупай авылында клуб ачылды

2014 елның 4 сентябре, пәнҗешәмбе
3 сентябрьдә Чупай авылында зур кунаклар катнашында 200 урынлы клуб ачылды. Тантанада ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, район башлыгы Мәҗит Салихов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Күп функцияле клуб “Авыл клублары” республика программасы нигезендә республика бюджеты исәбенә төзелде.

Кунаклар хөрмәтенә Чупайда райондагы төрле халыкларның гореф-гадәтләре, йолалары белән зур бәйрәм оештырдылар. Җыр-биюләр, татар халык сыйлары әлмәтлеләрнең кунакчыллыгын ачык чагылдырды.

Чупайлылар бу клубны көтеп алдылар, элеккесе моннан 25 ел элек үк инде авария хәлендә дип табылган иде. Яңа клубта иркен актлар залы, китапханә бар, почта да шунда урнашкан.

Мәҗит Салихов үзенең чыгышында шундый яхшы программа булдырган өчен ТР президенты Рөстәм Миннехановка, “Бердәм Россия” партиясенә зур рәхмәт сүзләре җиткерде.

Фәрит Мөхәммәтшин авыл кешеләрен бу шатлыклы вакыйга белән котлап, авылда социаль инфраструктураны үстерүнең аеруча мөһим булуын әйтте. Үзенең чыгышында ул байтак актуаль темаларга тукталды, авыл кешеләренең сорауларына җавап бирде, алар белән алдагы планнарны бүлеште: “Украинадагы күңелсез вакыйгалар һәм Көнбатышның санкцияләр кертүе уңаеннан үзебезнең товар җитештерүчеләргә – эреләренә дә, вакларына да, булышлык итү өчен бөтенесен дә эшләргә кирәк”, - дип ассызыклады ул.

Парламент рәисе буш кул белән килмәгән иде, ул яңа клубның директорына ТР президенты Рөстәм Миннеханов исеменнән 100 мең сумга сертификат тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International