ЯҢАЛЫКЛАР


21
сентябрь, 2014 ел
якшәмбе
Бүген Әлмәттә Бөтенроссия “Милләтләр кроссы – 2014” көнендә “Татарстан кроссы – 2014” узышы булды. Аны башлар алдыннан Әлмәт талантлары концерт куйдылар
Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларда капиталь ремонт программасы буенча башкарылган эш күләме 4 млрд. 565 млн. сум тәшкил итә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте
1998 елдан башлап күп кенә илләрдә 22 сентябрьдә Бөтендөнья автомобильсез көне билгеләп үтелә. Аның девизы – “Шәһәр кешеләр өчен, тормыш өчен мәйдан”.
Өлкән яшьтәгеләр көне алдыннан әлмәттә 20-21 сентябрьдә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе булды. Бу юлы ул “Мактама-Парк” сәүдә үзәгенең (Түбән Мактама) парковка территориясендә оештырылды
Әлмәт муниципаль районы советы һәм башкарма комитеты исеменнән тормышларын районның урман байлыкларын саклауга һәм ишәйтүгә багышлаган кешеләрнең һәммәсен һөнәри бәйрәм – Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлыйбыз

20
сентябрь, 2014 ел
шимбә
Өлкән яшьтәгеләр көне алдыннан Әлмәттә 20-21 сентябрьдә авыл хуҗалыгы ярминкәсе була. Ул Түбән Мактамада “Мактама-парк” сәүдә үзәге территориясендә оештырыла.
“Террорчылык – җәмгыятькә янау”

Әлмәт шәһәр суды шәһәрдә наркотиклар сатуны оештырган 3 кешегә хөкем чыгарды. Әлмәттә яшәүче Руслан Амнәгыймов мәктәп дуслары Альберт Габитов һәм Ирек Питеркин белән синтетик наркотиклар сатуны оештырган.
17 сентябрь көнне Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты Әлмәт оешмасының бюро утырышы булып узды.

19
сентябрь, 2014 ел
җомга
Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтының Мәҗит Салихов җитәкчелегендәге күзәтү советы институтның эшчәнлеге, аңа беркетелгән төп средстволарны гамәлдән чыгару һәм күчемле һәм күчемсез милекне читкә алу мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International