Хөрмәтле урман хуҗалыгы хезмәткәрләре, тармак ветераннары!

2014 елның 21 сентябре, якшәмбе
Әлмәт муниципаль районы советы һәм башкарма комитеты исеменнән тормышларын районның урман байлыкларын саклауга һәм ишәйтүгә багышлаган кешеләрнең һәммәсен һөнәри бәйрәм – Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлыйбыз.

Урманчы хезмәте элек-электән илебез бәрәкәте өчен игелекле хезмәт булды. Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре, җәмгыять каршында абруй һәм ихтирам казанган югары квалификацияле белгечләр, һөнәри бурычларын үтәп, үз эшләренә – урманыбызга чиксез тугрылыкларын күрсәтәләр.

Россиянең урман тармагында эшләүчеләр хезмәтенең әһәмияте бәя биргесез зур. Уңышлы урман хуҗалыгы – илнең экономик иминлегенең зарур шарты, урман комплексын үстерүнең һәм экономик тотрыклылыкның нигезе. Бәһасыз милли хәзинә булган урман байлыкларын саклау, ишәйтү – һәркайсыбызның бурычы.

Сезнең хезмәтегез, урман турында, туган җиребезнең киләчәге турында кайгыртуыгыз районыбызның барлык гражданнарында теләктәшлек һәм яклау табасына иманыбыз камил.

Бу истәлекле көндә тармак хезмәткәрләренә һәм ветераннарына ныклы сәламәтлек, уңышлар, иминлек, барлык планнарының тормышка ашуын, урман байлыкларын районыбыз, республикабыз, бөтен Россия файдасына саклау һәм ишәйтү эшендә уңышлар телибез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International