Әлмәттә “Татарстан кроссы – 2014” үтте

2014 елның 21 сентябре, якшәмбе
Бүген Әлмәттә Бөтенроссия “Милләтләр кроссы – 2014” көнендә “Татарстан кроссы – 2014” узышы булды. Аны башлар алдыннан Әлмәт талантлары концерт куйдылар.

Массакүләм узышта ӘМР советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре, үз коллективлары белән предприятие җитәкчеләре, пенсионерлар, студентлар һәм мәктәп балалары катнашты. Узышка старт көн уртасында Мәңгелек ут мемориаль комплексы каршындагы мәйданнан бирелде.

Кросста катнашучыларны район башлыгы Мәҗит Салихов сәламләде. Ул бүген Әлмәттә зур бәйрәм икәнен билгеләп үтте, әлмәтлеләрнең массакүләм йөгерештә 2006 елдан бирле актив катнашуын әйтте.

Җиңел атлетика узышының маршруты башка еллардагы кебек Тимирязев - Җәлил - Лермонтов – Радищев – Тимирязев урамнары буенча үтте. VIP-узыш дистанциясе 1600 метр, калганнар өчен 1200 метр иде. Иң элек район башлыгы һәм аның командасы, шулай ук предприятие һәм оешма җитәкчеләре старт алды, аларны ветераннар алыштырды, аннары башкаларның чираты җитте.

Шул ук көнне шәһәр мәйданында иң көчле спортчыларның узышы булды. Атна йомгаклары буенча, “Татарстан кроссы”нда Әлмәт районында 28 мең кеше катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International