Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Әлмәт оешмасы бюросы утырышы

2014 елның 20 сентябре, шимбә
17 сентябрь көнне Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты Әлмәт оешмасының бюро утырышы булып узды. Аның эшчәнлегендә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының җирле бүлекчәләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Шәмсия Җиһангирова катнашты.

Муниципаль хезмәт институты ректоры, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Әлмәт оешмасы рәисе Ильяс Салахов оешманың эшчәнлеге турында сөйләде, алга куелган бурычлар, планнар белән таныштырды. Ильяс Рәхимҗанович Клара Булатова исемендәге премия лауреатларының “Шушы якта туган җырлар” дигән исем астында чыккан иҗади һәм фәнни эшләр җыентыгын тәгъдир итте.

- Агымдагы елның ноябрь аенда Әлмәттә узачак Бөтендөнья татар конгрессының күчмә утырышына әзерлек эшләре башланды. Әлеге уңайдан һәм гомумән эшчәнлекне нәтиҗәле итү максатында тәкъдимнәр туплау дәвам итә, - дип әйтеп узды Ильяс Салахов.

Әлмәт оешмасы бюросы әгъзалары ,шулай ук, башкарылган эшләр турында сөйләделәр, алда уздырылачак чаралар буенча фикер алыштылар.

Утырыш барышында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты Әлмәт оешмасының эшчәнлегенә уңай бәя бирелде.

- Оешуына ярты ел гына булуга карамастан, “Ак калфак” оешмасы тарафыннан да бик күп һәм әһәмиятле чаралар оештырылып, тормышка ашырылган. Үткәрелгән чараларның һәрберсенең күмәк рәвештә, үзара аңлашып уздырылуы, Әлмәт җирлегендә эшләп килүче оешмаларның бердәм булып эшләүләре аеруча сокландыра. Телебезне, милли мәдәниятебезне үстерү, киң җәмәгатьчелеккә чыгару өстендә эшлисе эшләребез чиксез күп әле, бу өлкәдә булган проблемалар да юк түгел. Шулай бергәләшеп, киңәшләшеп эшләгәндә генә, алга таба матур нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин булыр, дип уйлыйм, - дип ассызыклады Шәмсия ханым.

Утырыш азагында Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева утырышта катнашучыларны 26 сентябрь көнне 70-театраль сезон ачылуга багышланган чарага чакырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International