Мәҗит Салихов институтның күзәтү советының чираттагы утырышын үткәрде

2014 елның 19 сентябре, җомга
Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институтының Мәҗит Салихов җитәкчелегендәге күзәтү советы институтның эшчәнлеге, аңа беркетелгән төп средстволарны гамәлдән чыгару һәм күчемле һәм күчемсез милекне читкә алу мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.

Утырышта искергән җиһазларны гамәлдән чыгару, шулай ук институтның исемен Дәүләт автономияле югары белем институты дип үзгәотү мәсьәләләре каралды. Алар буенча карарлар бертавыштан кабул ителде.

Утырыш ахырында институтның ректоры Ильяс Сәлахов сәүдә-экономика техникуиында җәй көне 8 миллион сумлык капиталь ремонт үткәрелүе, акчаның 6,5 миллион сумы спонсорлар тарафыннан бирелүен хәбәр итте. “Татнефть” компаниясе дә бик нык ярдәм иткән. Ректор ремонт үткәрүнең рухландыручысы һәм төп оештыручысы буларак район башлыгы Мәҗит Салиховның роле бик зур булуын әйтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International