“Синтетика” сатучылар хөкем ителде

2014 елның 20 сентябре, шимбә
Әлмәт шәһәр суды шәһәрдә наркотиклар сатуны оештырган 3 кешегә хөкем чыгарды. Әлмәттә яшәүче Руслан Амнәгыймов мәктәп дуслары Альберт Габитов һәм Ирек Питеркин белән синтетик наркотиклар сатуны оештырган.

Тикшерүдән күренгәнчә, Амнәгыймов наркотөркем белән җитәкчелек иткән, наркотик реагентлар алырга Мәскәүгә йөргән. Әлмәттә ул үзенең әшнәләре белән бергә дачада яки күп катлы йортларның чардагында тарту катнашмалары ясаган.

Яшь кешеләр үзләре дә наркотик кулланырга каршы булмаганнар, әмма криминаль товарларының күбрәк өлешен шәһәр яшьләренә таратканнар. Наркотикларны дозалап сату Ирек Питеркин белән Альберт Габитов җаваплылыгында булган.

Егетләрнең икесе беркайда да эшләмәгән, Альберт Габитовның гына профессиясе һәм яшь балалы гаиләсе бар. Шуңа карамастан, бу кешеләрнең өчесе дә вакытларын тарту катнашмалары куллануга һәм сатуга исраф иткәннәр.

Наркоконтроль хезмәткәрләре аларның өчесен дә бер көнне кулга алды. Наркотиклар һәмәсендә дә табыла, өчесеннән алынган наркотовар берничә йөз дозага җитәрлек була.

Әшнәләреннән аермалы буларак, наркотиклар сатуны оештыручы Руслан Амнәгыймов үзенең гаебен танымады, тикшерү белән хезмәттәшлек итмәде. Нәтиҗәдә аны Әлмәт шәһәр суды ун елга каты режимлы колониягә ябарга хөкем итте. Ирек Питеркин 5 ел, Альберт Габитов 4 ел каты режимлы колониядә үткәрәчәк.

Хөрмәтле гражданнар! Әгәр дә наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле мәгълүматыгыз булса бердәм “ышаныч телефоны”на шылтыратыгыз: 273-43-45.

Әлмәт районында “ышаныч телефоны” (8553) 45-26-94.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International