Әлмәттә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе булды

2014 елның 21 сентябре, якшәмбе
Өлкән яшьтәгеләр көне алдыннан әлмәттә 20-21 сентябрьдә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе булды. Бу юлы ул “Мактама-Парк” сәүдә үзәгенең (Түбән Мактама) парковка территориясендә оештырылды. Ярминкәдә товарлар социаль бәяләргә сатылды. Социаль ярдәм идарәсе тарафыннан өлкән яшьтәгеләргә алган әйберләрен илтеп бирү дә оештырылды, ә волонтерлар аларга капчыкларны машинаша илтеп салырга булыштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International